Безнең районда иң өлкәннәрне юбилей көне белән котлау күркәм традициягә әйләнеп бара. Бүген, үзенең 95 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Михаил улы билгеләп үтте.
Ветеранны юбилее белән Югары Ослан муниципаль район башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы, район ветераннар оешмасының президиумыннан Шостя Борис Константин улы, "Волжская Новь" баш мөхәррире Муфталиев Нусрат Загид улы, , ТР ХК Югары Ослан бүлеге башлыгы Шакиров Рустем Әзгар улы, Матюшино мәктәбенең җитәкчесе Шарафеев Ильдус Әнвәр улы, Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Шәүкәт улы шәхсән котладылар. Шулай ук ветеранны авыл җирлегенең депутатлары, авылдашлары, балалары һәм оныклары котларга килделәр.
Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның котлавын Алексей Михаил улы дулкынланып тыңлады.
Истәлекле бүләкләр тапшырылды, юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Якыннарыгыз белән бәхетле булып яшәгез! Ә без сезнең һәм сезнең буын белән горурланабыз!