Бик каты салкыннарга карамастан, Югары Осланның “Свияга” ату комплексында Студентлар көненә багышланган стендлы ату беренчелеге булып узды. Ярышларның беренче көнендә үк олылар командасы 5 комплект бүләкне оттылар һәм югары нәтиҗәләрне башкаларга күрсәттеләр.
Хатын-кызлар арасында җиңүгә Ландыш Кварталова иреште, аннан соң Ольга Фирсова, ә ирләрдән 1 нче урынны Петр Егоров яулады.
Бүген, 5 нче февральдә, стартка яшь спортсменнар чыгачак.