Истәлекләр маршы “Кар десанты”

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

3-4 февраль көннәрендә Коргуза авыл җирлегендә Сталинград сугышы вакыйгаларына багышланган “Истәлекләр маршы” булып узды.

Чарага 100 дән артык кеше җыелган иде. Ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая халыкны сәламләгәч, Казан Кремле музей-мемориалы мөдире М.В.Черепановны сәхнәгә чакырды. Ул 98 Югары Ослан кешесе турындагы белешмәләр табылганлыгы турында әйтте. Экспедициянең эше турында бик күп сөйләде.

Ахырдан сугышта һәлак булган геройлар истәлегенә гирлянда куйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International