Зона ярышлары

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Узган шимбәдә Буа шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре арасында уза торган Спартакиада кысаларында хоккей һәм волейбол буенча ярышлар булып узды.

Анда Буа, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Югары Ослан районнары командалары катнашты.

Чара “Яшьлек” спорт комплексында узды. Нәтиҗәләр:

1 нче урын – Буа командасы;

2 нче урын – Кама Тамагы;

3 нче урын – Югары Ослан командалары.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International