«Ак халатлы фәрештәләр» дип аталган медицина фестивале кысаларында район хастаханәсендә ачык ишекләр көне булып узды.
Бу ТР ның сәламәтлек саклау министрлыгы һәм университет игълан иткән фестиваль профориентация характерында уза.
Хастаханә администрациясе булачак абитуриентлар белән очрашты, баш врач А.Смирнов сәламәтлекне саклау прфессиясенең аерым профессиональ якларына тукталды.
Очрашуга университетта бүгенге көндә укучы студентлар Аделя Зиннурова, Кристина Холоманова да килгән иде.
А.Ключников