Янгын чыккадасакланыр өчен тактик укулар

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

6 нчы февральдә район культура йортында планнан тыш янгынга каршы көрәш укулары уздырылды.

Монда 14.00 сәгаттьтә көтелмәгән хәбәр - 200 кеше җыелган концерт залында янгын чыгуы турында хәбәр килеп төште.

Подвалдан ут чыкканчы запас ишекләрдән кешеләрне урамга чыгарырга, янгынны сүндерергә дигән сигнал булды. Шул вакыт, 2-3 минут эчендә, пожар машинасы һәм медицина ярдәме машинасы, газ хезмәте, электр челтәре компаниясе  килеп җитте.

Бу эшне Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов “яхшы” дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International