Анонс

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

11 нче февральдә районның Ял һәм культура паркында традициягә кереп киткән “Россиянең чаңгы ярышы” дигән 35 нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы булачак.

Бу төр ярышлар халык арасында массакүләм спортка тарту һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатын күздә тота. Бу чара һәрбер авыл җирлегендә дә уздырылачак.

Программа:

09:30 – катнашучыларны регистрацияләү;

09:50 – чараны тантаналы ачу;

10:00 – VIP – чабу (җитәкчеләр катнаша);

10:10 – 10-13 яшьтәге малайлар һәм кызлар старты;

10:15 – 14-16 яшьтәге егетләр һәм кызлар старты һ.б.

11:30 – ярышта җиңүчеләрне бүләкләү.

Көн буена музыка яңгыраячак.

Барыгызны да сәламәтлек көненә чакырып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International