Бүген Югары Ослан гимназиясендә “Ата-аналар БДИ бирү көне” дигән акция уза.
Аның максаты - ата-аналарга максималь рәвештә имтихан бирү процедураларын күрсәтү, аларны балалар урынында тоеп карарга юнәлтү. Бу чарада Югары Осланның 2 үзәк мәктәбе укчыларының ата-анасы катнашты.
Ахырдан 11 нче сыйныф укучылары катнашында “түгәрәк өстәл” булды.