Ата-аналар БДИ бирә

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

7 нче февральдә Югары Ослан гимназиясендә рус теленнән  “Ата-аналар БДИ бирә” дигән Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Бу чараның төп максаты – ата-аналарны һәм җәмгыятьне БДИ проблемаларына тарту.

Имтиханда 14 әти-әни, администрация вәкилләре -  Козина С.А., Камалетдинова Г.Ф., Хөрмәтуллина Л.И. катнашты. 30 минут эчендә 15 бирем үтәргә кирәк иде.

Ахырдан укучылар һәм СМИ хезмәткәрләре катнашында пресс-конференwия булды. Барысы да балаларны башлангыч сыйныфлардан ук ныклап хәзерләргә дигән карашта калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International