Югары Ослан авыл җирлегендә бик актив рәвештә балалар иҗат йорты төзелеше бара. Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов шул мәсьәләләр буенча уздырылган киңәшмәдә булып кайтты. Аның белән бергә ЖКХ башлыгы Р.Монасыйпов, Балалар сәнгать мәктәбе директоры О.Киреева, ООО «БарсЭлитСтрой» оешмасы вәкилләре, энергетика һәм проект төзү хезмәткәрләре дә катнашты.
Хәзерге вакытта бу төзелештә фундамент блоклары кую эше бара. Җәйге чорда бинаны тапшырмакчы булалар.