“Искиткеч вожатый” бәйгесе

2017 елның 10 феврале, җомга

8 нче февральдә ел саен үтә торган республикакүләм отряд вожатыйларының “Искиткеч вожатый” бәйгесе булып узды.

Анда 10 мәктәп вожатые катнашты.

1 нче бүлек укучыларның фантазиясе белән бәйле иде: аларның һәрберсе нәрсә белән шөгыльләнүләрен, эшчәнлекләрен презентация формасында алып бардылар.

2 нче бүлектә бер-берсе катнашында мастер-класслар үткәрделәр. Тамаша бик мавыктыргыч булды.

3 нче бүлектә алар кыен педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр.

Нәтиҗәдә:

1 нче урын - Леухин Георгий  (Верхнеуслонская СОШ),
 
2 нче урын  – Царева Марина (Коргузинская СОШ) һәм Крайнова Виолетта (Шеланговская СОШ),

3 нче урын – Макарова Екатерина (Кураловская СОШ).

Леухин Георгийга районны республика этабында яклыйсы бар әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International