Аны китап укучы һәм укымаучы барлык кеше белә. Аның исеме рус телен яратучыларның барысын да берләштерә. Александр Пушкин – рус әдәбиятының иң бөек фигураларының берсе.
10 нчы февральдә, аны искә алу көнендә, бөтен дөньяда аның шигырьләре яңгырый, әдәби укулар, фестивальләр үтә, аңа багышланган күргәзмәләр эшли.
Район балалар китапханәсе дә читтә калмады: “Кояшкай” балалар бакчасы белән “Сихерле Пушкин илендә” дигән сәяхәткә чыкты.
Аннары бергәләп мультфильмнар карадылар.