Эш сораулары буенча киңәшмә

2017 елның 12 феврале, якшәмбе

Шимбә көнне, 11 нче февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә эш сораулары буенча киңәшмә булып узды.

Көн тәртибендә гражданнардан килгән хатларга җавап бирү тәртибе, мөрәҗәгатьләргә җавап биргәндә китә торган хаталар, районның рәсми сайты белән эш, коррупциягә каршы көрәш законнары куелган иде.

2017 нче елның агымдагы ситуациясе буенча гомуми бүлек башлыгы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлеге башлыгы Анна Юсупова, информатизация бүлеге башлыгы Алексей Савичев, оештыру бүлеге башлыгы Вероника Александрова чыгыш ясадылар. Тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International