10 нчы февральдә район культура йортында район Советының чираттагы 20 нче утырышы булып узды. Ул Югары Ослан муниципаль районының 2016 нчы елга социаль – экономик үсешенең йомгаклары һәм 2017 нче елга бурычларына багышланды.
Аның эшендә ТР ның премьер-министры Роман Шәйхетдинов катнашты һәм ул хезмәтен аеруча намус белән башкаручыларны ТР Президентының Указы белән беркетелгән бүләкләр белән бүләкләде.
Алар арасында: Галимуллин Рафкат Гаянович, Идел буе урманчылыгының баш экономисты; Наумова Татьяна Вениаминовна, Үзәк болҗница баш врачы урынбасары; Кулаев Виктор Иванович, “Заря” Агрофирмасының баш агрономы һ.б. бар иде.