Республикакүләм “Мәктәпләрдә химия атналыгы” дигән акция кысаларында 6 – 11 нче февраль көннәрендә Казанның милли эзләнүләр техник университеты район мәктәпләрендә химия атналыгы үткәрде.
Аның максаты – мәктәпләрдә химия предметының престижын күтәрү, иң яхшы укучы һәм укытучыларны барлау, проект эшчәнлегенә тарту, фәнни техник иҗадилыкны тикшерү.
Атналык кысаларында төрле чаралар: химик тәңрибәләр тамашасы, тәҗрибәләр күрсәтү кичәсе, проектлар яклау, химия кабинетларына экскурсиләр оештырылды.
Матюшино һәм Шеланга мәктәпләренә КНИТУ хезмәткәре В.Б.Назарова һәм студентлар десанты килеп, укучыларны республикада бара торган химия үсеше белән таныштырдылар.