ТР да ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләр телефон аша шәхси мәгълүматлар алу формасын уйлап тапканнар.
Россия Пенсион фондының Татарстан бүлеге бервакытта да банк реквизитларын һәм лицевой счетны белер өчен телефоннан шалтыратмый.
Шулай ук пенсион фонд хезмәткәрләре пенсионерларның өйләренә дә йөрмиләр, аларны пенсион накоплениеләрне сайлау буенча кыстап та йөрмиләр.
Исегезгә төшерәбез! Гражданнарны Пенсион фонд идарәсе клиент хезмәтендә генә кабул итә, ә чакырган вакытта “мобиль клиент хезмәте” автомобилен чакыртырга кирәк.