10 нчы февральдә барлык мәктәпләрдә җәмгыять белеме буенча экзамен тапшырып карауның бердәм көне игълан ителде.
Тестлар бирүдә 9 нчы сыйныфларның 95 кешесе катнашты. Бу чараның максаты – бланклар тутыру процедурасын кабатлау, вакытны чамалау, онытылган темаларны искә төшерү.
Аның йомгаклары мәктәптә ата-аналар җыелышларында, район методик берләшмәсе утырышында сөйләшеләчәк.
Алга таба җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләячәкләр.