Кышкы вакытта тирә-якны тәртиптә тоту

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Шәхси йортларда яши торган гражданнарга кышкы вакытта үз йортлары тирәсен тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозмау зарури.

Индивидуаль предпринимательләр, сату нокталары һәм павильоннары янында чисталыкны тоту өчен җаваплы.

Кышкы сезонда арендаторлар, бина хуҗалары, идарә компанияләре үз вакытында түбәләрдәге карларны һәм бозларны чистартырга тиеш. Тәртип кагыйдәләрен бозган өчен һәркем административ штрафка тартыла.
 
Бу мәгълүмат белән район сайтының “Район турында” - “Авыл җирлекләре” - “Норматив хокукый актлар” бүлегендә карарга кирәк.

Анда соңгы үзгәрешләр 2015 нче елда кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International