Селфи. Нәрсә ул?

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген район китапханәчеләре Югары Ослан мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен “Селфи. Нәрсә ул?” дигән темага куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.

Кайвакыт  киштәдән тузанланып беткән фотоальбомны алып элеккеге фотосурәтләрне карыйсы, үткәннәрне искә төшерәсе, әти-әниләр һәм әби-бабайларның яшь чакларына кайтасы килеп китә. Ә хәзерге көндә мобиль телефоннар килеп чыкканга, аларның камераларына нәрсә генә төшереп булмый! Ә аларның иң модага кергәне – селфи.

Интернетка бик “крутой” фото урнаштырып, алга таба аны тагын да көчлерәк итәргә тырыша торгач, син бу процесска бәйле булып чыгасың.

Алга таба бу стресска әверәләчәк. Бу психологик кыенлыклар турында укучылар бик кирәкле мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International