2012 нче елның 14 нче февраленнән бирле Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә.
Анда ел саен Россия белән беррәттән тагын 30 ил катнаша.
Районның Үзәк китапханәсе китапханәгә китап бүләк итүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтле. Шуңа күрә барлык укучыларны даими эшләп килүче “Бүләк аша һәр йөрәккә” дигән китап күргәзмәсенә чакыралар.
Шулый ук һәрберегезне Россиякүләм “Китапны яратып бүләк итегез” дигән акциядә катнашырга чакырып калабыз.
Китапны дусларыгызга, туганнарыгызга, танышларыгызга бүләк итегез!