Яшь педагоглар өчен яңа офыклар

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

10-13 нче февральдә “Дуслык” сәләтле балалар лагеренда узган 2 нче республика педагоглар мәктәбеннән “”Яшь педагогны селкетергә!” дигән девиз алып кайттылар. Бу чарада безнең районнан Айнур Халиуллин, Ильдар Салимов, Алмаз Насыбуллин, Лилия Морозенкова катнаштылар.

Анда алар “Яшел ГТО” дигән экологик проект белән таныштылар. Ул Квест формасында 5 мәйданчыкта узды. “Профсоюз дәресе” брифы эшкәртү беренче тапкыр булганга, бик кыенга туры килде.

Шунда ук 2014 нче ел укытучысы Алла Головенькина дәресен дә карадылар һәм бик күп педагогик алымнарга өйрәнеп кайттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International