Интернет аша регистрация үтүнең яңа законнары

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүгенге көндә беренче бурыч – сыйфатлы һәм тиз дәүләт услугасы күрсәтү. Документлар никадәр дөрес һәм тиз  рәсмиләштерелсә, шуның кадәр тизрәк экономика алга бара, ә нәтиҗәдә һәрберебезнең тынычлыгы.

Эшлекле дөньяның иң мөһим вакыйгаларының берсе – электрон рәвештә Росреестрда регистрация үтү.

2017 нче елның 1 нче январеннан “Дәүләт мөлкәтен регистраөияләү турында” дигән № 218-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә мөлкәтне дәүләт регистрациясе аша үткәрү буенча документлар кабул итү яңадан башланды.

Бу сервис  услугаларының җайлы булуын 2016 нчы елдагы нәтиҗәләргә карап белеп була: ТР ның Росреестр идарәсе барлыгы 22 000 гариза кергән: аларның 77 % ы – җирле үзидарә органнарыннан, 4 % ы – дәүләт органнарыннан, 5 % ы – нотариустан, 3 % ы – нотариустан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International