Сугышчы интернационалистлар көне

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

28 ел элек 1989 нчы елның 15 нче февралендә Әфган җиреннән соңгы колонналар чыгарылды. Шуннан башлап Россиядә бу көн  сугышчы – интернационалистларны искә алу көне булып тарихка кергән.

Бу Әфган сугышы иң ачы афәтләрнең берсе булды. Ул бик күп яшьләрнең гомерен өзде, шул ук вакытта аларның героик батырлыкларын да тагын бер кат күрсәтте.

Бу көнне без Әфган сугышын гына түгел, Вьетнам, Югославия “кайнар нокталарын” да искә алабыз.

Бу көрәшчеләргә тынычлык, бәхет теләп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International