Россия Президенты котлавы

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Безнең районда иң өлкәннәрне юбилей көне белән котлау күркәм традициягә әйләнеп бара. Бүген Ташевка авылында, үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл эшчесе Сюндюкова Екатерина Лаврентьевна билгеләп үтте.
     
Юбилярны Югары Ослан районының Башкарма комитеты башлыгы Ленар Хакимзянов, район ветераннар оешмасының президиумыннан Фатых Хикматуллин, Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт шәхсән котладылар.  Шулай ук  авылдашлары, балалары һәм оныклары котларга килделәр.
     
Россия Президенты Владимир Путинның котлавын юбилярыбыз дулкынланып тыңлады. Истәлекле бүләкләр тапшырылды, юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Якыннарыгыз белән бәхетле булып яшәгез! Ә без сезнең һәм сезнең буын белән горурланабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International