Россия чаңгысы – 2017

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

11 нче февральдә районның ял һәм культура паркында “Россия чаңгысы – 2017” булып узды. Спортның бу төрен яратучылар бик күп җыелды. “Чемпион” спорт клубы янына башка авыллардан да килүчеләр күп иде.

Иртәнге сәгать 9.00 дан ук килгән кешеләрне түләүсез кайнар чәй белән сыйладылар.

Чара башланыр алдыннан төрле музыка яңгырап торды, кешеләрнең күңеле күтәренке булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International