75 ел элек 1942 нче елныж 11 нче февралендә тарихтагы иң драматик вакыйгаларныж берсе - Идел оборона чикләрен кабул итү актына кул куелган. Бу чикләр Казан ярымшарының Апас, Буа, Кайбыч, Спасс һәм Тәтеш районнары территорияләре аша үткән.
Моның өчен 280 мең кешене эшкә тартырга кирәк була. Шулардан 3800 - е Югары Осланныкы булырга тиеш. Ләкин бар җыелган халык 108 кеше була. Район һәм шәһәрләрдән хатын-кызлар, студент һәм балаларны тиешле киемсез һәм хезмәт коралларыннан башка җибәрәләр. Техника аз күләмдә көзге салкыннар 40 градуслы суыкларга алышынган вакыт. Шул салкыннарда ломнар, балталар белән 3 метр тирәнлектә, 7 метр киңлектә җир казыйлар, кием киптерер урын юк... Бу тыл батырлары турында исән калган истәлекләр.