Ватанны саклаучылар көне алдыннан Октябрьский мәктәбенә сугышчы-интернационалистларны, аларның җитәкчесе С.Плехановны, локаль сугышларда катнашучы Н.Бугорковны, туган якны өйрәнү музее директоры А.Решетованы чакырып, тантаналы чара үткәрделәр.
Бүген Әфган җиреннән безнең сугышчыларны чыгарганга 28 ел булды. Күпме еллар үтүгә карамастан, солдат исендә бу аңлашылмаган сугыш, аның үзеннән соң калдырган ярасы саклана.
Бу көнне мәктәптә 9-11 сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән “Тере истәлек” дип аталган әдәби-музыкалҗ программа беркемне дә битараф калдырмады.
Балалар Газмановның “Офицерлар” җыры, “кара тюльпаннар” видеокадрларын караганнан соң бар халыкның күзендә яшьләр күренде.
15 нче февраль җиңү бәйрәме кебек үк аларны искә төшерә торган иң зур бәйрәм.
Әфган сугышында катнашкан безнең якташларыбызның исемнәре: Анатолий Владимиров ( Мәйдан), Анатолий Казаков ( Мәмәтхуҗа, Валерий Токанин (Печище).