Район культура йортының “Волжанка” ветераннар хоры Казанда узган Александр Котков исемендәге республикакүләм ачык рус хор музыкасы фестивалендә катнашты.
Бу 26 нчы тапкыр “Рус җыры” халык хорын оештыручы музыкантка багышланган фестивальнең мәйданчыклары итеп Татарстанның халыклар буслыгы йорты һәм Сәет Галиев исемендәге культура сарае билгеләнде.
Югары Осланлылар әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаштылар һәм үзләренең профессиональ үсеше өчен бик күп нәрсә алып кайттылар.
Безнең хор коллективы жюриның югары бәясен алып кайтты.
Алар лауреат исеменә һәм махсус призга лаек булды.