Район балалар китапханәсендә Югары Ослан гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен ”Солдат сугыш сайламый” дип исемләнгән патриотлык сәгате үткәрелде.
2238 сәгатькә сузылган Әфган сугышы күп кешеләрнең йөрәгенә ачы сагыш булып кереп калган.
Китапханәчеләр балаларны тарихи вакыйгалар, безнең илнең ул чорда күрсәткән ярдәме, яралыларга булышу, илнең инфраструктурасын күтәрү турындагы мәгълүматлар белән таныштырдылар.
Ахырдан батырлык, героизм һәм солдатларның кыюлыгына багышланган шигырьләр укылды.