13-14 нче февраль көннәрендә Югары Ослан гимназиясе һәм Макыл мәктәбендә класс җитәкчеләре арасында “Кеше тәрбияләү” дип аталган конкурс булып узды. Быел конкурста эш стаңлары 5 елдан да ким булмаган 5-11 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре катнашырга тиеш дигән шарт куелды.
Конкурсантлар жюри әгъзаларына тәрбия программаларын, үсеш юнәлешләренең актуальлеге дәрәҗәсен, тәрбия бирүнең төрле формаларын тәкъдим иттеләр.
Ә 20 минут эчендә бала күңелен яулап алу өчен нәрсә генә кулланмадылар алар!
Нәтиҗә түбәндәгечә:
1 нче урын – Косарева Л.Н. (Куралово мәктәбе);
2 нче рын – Куприянова А.Н. (Печище мәктәбе);
3 нче урын – Тяганова В.В. – (Введенка Бистәсе мәктәбе) һәм Ширяев А.Г. (Яр Морквашы мәктәбе).
“Дебют” номинациясендә Югары Ослан мәктәбеннән Хәйретдинова Г.Т. җиңде.