Афганстан сугышыннан соң 28 ел үткән

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Афганстан сугышыннан соң 28 ел үтүгә багышланган тантаналы митинг булып узды.

Введенка Бистәсе авылына әфган сугышы ветераннары һәм район җитәкчеләре җыйналды. Җыелган халык алдында район башлыгы урынбасары С.Осянин, хәрби комиссар Р.Шакиров, сугышларда катнашкан ветераннар җәмгыяте рәисе С.Плеханов, Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Д.Морозов чыгыш ясады.

Үз чыгышларында алар ветераннарга тирән ихтирам һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Бер минутлык тынлык белән сугыш кырларында вафат булган иптәшләрен искә алдылар.

Ахырдан клубта бәйрәм концерты һәм чәй өстәле хәзерләнгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International