15 нче февральдә Олы Мәми авыл җирлегендә зур бәйрәм булып узды. Анда Иван Николаевич һәм Мария Алексеевна Кудряшовларның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Алар 60 ел буена иңне-иңгә куеп, бер-берсенә хөрмәт белән гомер кичергәннәр. Матур гаилә корып, балалар, оныклар тәрбияләгәннәр. Хезмәт сөйгәннәр, үзләренә хезмәттәшләре һәм авылдашларыннан ихтирам яулаганнар.
Аларның исемнәре бүген районның Мактау Кенәгәсенә кертелде. Барлык теләкләр һәм бүләкләр арасында иң кадерлесе – район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хаты.