Юбилярларны котлыйбыз!

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

15 нче февральдә Соболевское авылында яшәүче Григорий Лукоянович һәм Любовь Степановна Кирилловларның бергә гомер итә башлауларына 55 ел булды. Шул еллар эчендә алар кыенлыкларга күп тапкыр очрауларына карамастан, бик бәхетле мизгелләр дә кичерделәр, бәхетле яшәделәр.

Бу истәлекле көнне аларны котларга ЗАГС бүлеге башлыгы Н.А.Кадырова килде. Ул юбилярларга район башлыгы Марат Зиатдиновның котлау сүзләрен, Рәхмәт хатын  һәм бүләген тапшырды. Бик күп җылы сүзләр яңгырады бу көнне алар исеменә туганнары һәм якыннарыннан.

Бәхет һәм шатлыклар телик аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International