1 нче февральдән эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре индексация уза.
- Бүген районда 5344 пенсионер яши. Аларның 3793 е – эшләми торган пенсионерлар һәм пенсия индексациясенә хокуклары бар кешеләр. Ә эшләүче пенсионерларга индексацияне хезмәт эшчәнлеген тәмамлагач кына бирелә башлый, - ди Пенсион Фонд бүлеге башлыгы Ленар Яруллин.
Страховой пенсияләр февральдән 5,4% ка артачак.