Волейбол ярышлары

2017 елның 19 феврале, якшәмбе

Югары Осланның “Чемпион”ында 23 нче февральгә - Ватанны саклаучылар көненә багышланган ирләр арасында районара волейбол турниры булып узды.

Ярышта катнашучыларны котларга район җитәкчеләреннән Гөлия Камалетдинова, Александр Федотов һәм спорт клубы директоры Евгений Абызов килгән иде.

Бу турнирга ел саен бик күп районнардан җыелалар. Бу юлы да Буа, Биектау, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан районнары килгән.

Безнең команда составына Ранис Мөхәмәтҗанов, Рөстәм Нәҗметдинов, Антон Севастьянов, Марсель Гиззатов, Руслан Алеев, Андрей Кочнев, Илдар Биктагиров һәм Виталий Афанасьев керде.
1 нчеурынны – Васильево поселогы;

2 нче урынны – Буа шәһәре;

3 нче урынны – Апас һәм Яшел Үзән яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International