Район газетасы корреспонденты төзелә торган обүектларны үзе йөреп чыгарга дигән карарга килде.
Беренчесе – Матюшино авылындагы фельдшер өчен салына торган аренда йорты. Аның инде бик күп эшләре тәмамланган.
Яңа урамнарда шәхси йортлар салу өчен төзелеш кайный.
Шуңа өстәп, районда балалар иҗат йортына да фундамент блоклары кайтартылган, җир казу эшләре башланган. Тагын Бакча-Сарай елгасы аркылы күпер салына башлаган. Шуның өстенә бик күп юллар төзелеше дәвам итә. Болар барысы да күңелле хәлләр.