Район культура йорты һәм Яшьләр клубы”Ассорти” бию ансамбленең юбилей концертын оештырды. Бу хореографик коллектив инде 10 ел үзләренең педагоглары Полина Осиповна белән зур концертлар күрсәтеп, җиңүләр яулыйлар.
Бу көнне аларны бик күпләр чын күңеленнән котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова, культура бүлеге башлыгы М.Назарова аларга зур бәя бирделәр, грамота белән бүләкләделәр.
Аларга башка хореографик коллективлар һәм районның танылган сәнгать осталары да кушылды.
Ахырдан бу коллективны район башлыгы урынбасары С.Осянин котлады.