Район үзәк шифаханәсендә йомгаклау советы булып узды. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева һәм Башкарма комитетҗитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова катнашты.
2016 нчы ел нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлар турындагы төп доклад белән больницаның баш врачы Алексей Смирнов чыгыш ясады.
Бала туу, кеше үлү динамикасы, бюджет акчаларының тотылышы, учреждение эшчәнлеге күрсәткечләре – барысы да анализланды.
Ф. Яркаева үз чыгышында райондагы үлем очракларын киметү буенча детальле анализ ясарга, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, профилактик эшләргә күбрәк әһәмият бирүгә чакырды. Ул кешеләрнең шәхси сорауларына да җавап бирде.