Районның “Чемпион” спорт клубында Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен спорт ярышлары уздырылды.
2 командага бүленеп, ирләр искиткеч азарт белән уенга бирелделәр. Монда уен-көлке дә, ярыш та, бер-береңә булышу да – бар да булды. Шул ук вакытта сорауларга да җавап бирделәр. Тамашачылар да бик актив булыштылар. Командалар арасындагы дуслык җиңде. Соңыннан бәйрәм чәе белән сыйландылар.