Масленица бөек пост алдыннан билгеләп үтелә торган традицион славян бәйрәме.
Постны бәйрәм итәр алдыннан коймак пешерәләр, бер-беренә кунакка йөриләр, “чучело” ягалар.
Районның үзәк китапханәсендә бу бәйрәм тарихына, бәйрәм вакыйгаларына багышланган күргәзмә оештырылган. Ә коймак пешерүнең йөзләгән рецепты турында аерым бер күргәзмә хасил булган.
Шулай ук китапханәчеләр килгән һәркемне бәйрәм коймагы һәм чәй белән сыйладылар.