Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Кадерле ветераннар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
Ватанга хезмәт итү, туган җиреңне саклау – һәр гражданинның изге бурычы. 23 нче февраль – ул Ватанның барлык патриотлары бәйрәме.
Күп кенә райондашларыбыз бүгенге көндә Россия Федерациясенең төрле почмакларында илебез сакчылары бурычын үти. Алар үз туган иле өчен башын бирергә дә әзер һәм җәмгыятьнең тормышында актив позиция яулый.
Иң зур ихтирам сүзләрен кадерле ветераннарыбызга җиткерәсе килә.
Барлык райондашларга сәламәтлек, киләсе көннәргә ышаныч, тынычлык һәм бәхет телим!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов.