Армиянең бер көне

2017 елның 24 феврале, җомга

Россиядә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне итеп игълан ителгән. Куралово авыл җирлегендә бу көнне “Армиянең бер көне” исемле маҗаралы-көлкеле бәйрәм үткәрелде. Клуб мөдире С.Куркова барлык кешене бәйрәм белән котлап, аның тарихыбелән таныштырды, Армиягә китүчеләргә яхшы хезмәт итеп кайтуларын теләде.

Аннан соң егетләрне 2 командага бүлеп, төрле конкурслар үткәрде., дөрес җаваплар өчен “погоннар” өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International