26 нчы февральдә Коргуза авылы культура йортында Масленица бәйрәмен үткәрделәр.
Бу бәйрәмне һәрвакыт бик күңелле һәм кызык итеп үткәрәләр. Чын күңелдән кешене коймак белән сыйлыйлар.
Бәйрәмгә бик күп кеше җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы С.Сакин авылдашларын котлады, яз кәефе һәм сәламәтлек теләде. “Патрики егетләре” һәм “Коргуза кызлары” үзешчән сәнгать коллективлары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Кышны озаттылар, язны каршы алдылар. Бик күп уеннар, конкурслар, ярышлар уздырдылар.
Авыл кешеләре барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар.