Ирек Зиннуров патриотизм дәресе үткәрде

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

РФ дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Югары Ослан урта мәктәбендә лидерлык һәм патриотизм дәресе үтәрде. Элеккеге спортсмен укучыларны көн саен актив позициядә торырга, белемгә омтылырга, Ватанны яратырга өндәде.

Моннан тыш ул РФ дәүләт Думасының структурасы һәм төп законнары турында сөйләде. Ә 10 нчы сыйныф укучылары аның шәхси тормышы белән кызыксындылар.

Депутат балалар белән очрашуына шат икәнен белдерде. Иртәгә мондый очрашу Арча районнда үтәчәген әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International