“Аҗаган”-2017

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

28 февраль көнне Матюшино урта мәктәбе  базасында “Аҗаган” уенының район этабы булып узды. “Аҗаган” уены  яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләү һәм аларга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.
    
Ярышларда районыбызның ун мәктәбе катнашты. Уенда катнашучыларга берничә сынау үтәргә кирәк иде: стройда йөрү, каршылыклар аша үтү, санитар постлары, атыш, физик әзерлек һ.б. Кайбер командаларның  әзерлекләре быел  күпкә үскән.
    
Беренче урынны чираттагы мәртәбә хуҗалар - Матюшино урта мәктәбенең “Яшь җилләр”командасы алды. Икенче урынны Шеланга мәктәбе, өченче урынны Югары Ослан урта мәктәбе яулады.
     
Барлык катнашучылар һәм кунаклар оештыручы, шулай ук тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы, өлкән судья Гаделшин Илгизәр Әнвәр улының  оештыру сәләтен билгеләп үттеләр. Чара планлаштырылган, кирәкле  җиһазлар әзерләнгән, һәрбер этапта  судьялар билгеләнгән иде. Мәктәп коллективының  бердәм эшчәнлеге аркасында  ярышлар  оешкан төстә үтте.
 
“Яшь җилләр” командасын җиңү белән котлыйбыз һәм аларга яңа үрләр яулауда уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International