28 нче февральдә Яшел Үзән шәһәрендә балигъ булмаган балалар арасында суицид очракларын булдырмау профилактикасы буенча республика комиссиясе булып кайтты. Югары Ослан районыннан анда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Камалетдинова Г.Г., психолого-педагогик хезмәт җитәкчесе Ракова А.А. катнашты.
Комиссия эшен балалар һәм яшүсмерләр арасында мондый очракларны булдырмау өчен көрәш, аларны киметү юллары, методлары һәм алымнарын ачыклауга юнәлтелгән.
Килүчеләргә суицидлар турында статистик мәгълүматларны җиткерделәр.
Пленар өлештә Яшел Үзән бу юнәлеш буенча алып барган эшләрен практик яктан ачып бирде. Барысы да бу эшкә комплекслы якын килү мәҗбүри дигән карарга килделәр.