Чаңгы ярышлары

2017 елның 3 марты, җомга

1 нче март көнне Макыл урта мәктәбендә район чаңгы ярышлары булып узды. Анда 15 мәктәптән 76 укучы катнашты.

Ярышлар яшь үзенчәлекләре буенча болай бүленде:

1 группа  -  2005  -  2006 ел малайлары һәм кызлары;

2 группа  -  2003  -  2004  ел малайлары һәм кызлары;

3 группа  -   2001  -  2002    ел малайлары һәм кызлары;

4 группа  -  1999  -  2000 ел егетләре һәм кызлары.

Ярышлар тантаналы төстә башланып китте. Мәгариф бүлеге методисты А.Еримеева, Макыл мәктәбенең физкультура укытучысы Е.Тимиряев укучыларны сәламләделәр һәм ярыш кагыйдәләре белән таныштырдылар.   

Судьялар чыгарган нәтиҗәләр мондый:

Кызлар арасында:    

1 урын - Алишева Камалия, Иннополис мәктәбе;

2 урын – Хөснетдинова Лилия, Макыл мәктәбе;

3 урын – Шилина Юлия, Югары Ослан мәктәбе.

Малайлар арасында:

1 урын - Баймяшкин Савелий,  Югары Ослан мәктәбе;

2 урын  – Петров Кирилл, Югары Ослан гимназиясе;

3 урын – Сапунов Кирилл, Югары Ослан гимназиясе.

Командалар арасында:

1 урын – Макыл мәктәбе;

2  урын – Югары Ослан мәктәбе;

3 урын – Коргуза мәктәбе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International