Авыл хуҗалыгы хәбәрләре

2017 елның 4 марты, шимбә

2017 нче елның 2 аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары барлыгы 738 бозау алган. Бу күрсәткеч узган елга караганда 22 башка кимрәк.

Ә предприятиеләр буенча картина түбәндәгечә:

ОАО «КВ АГРО» - 497 баш - 2016 нчы ел белән чагыштырганда 100%; ООО Агрофирма «Заря» - 45 баш – 121%, ООО «АПК « Заволжье»- 165 баш – 90%, КФХ «Жестков А.В.» - 13 баш – 162%, КФХ «Николаев» - 7 баш – 140%, КФХ «Сибгатов Р.Г.» - юк, КФХ «Прокопьева А.И.» - 11 баш – 58% тәшкил итә.

2 ай эчендә 2436 дуңгыз туган. Күрсәткечләрне арттыру өстендә эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International