Роман Шәйхетдинов экология дәресе үткәрә

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан районында ТР да экология һәм иҗтимагый киңлекләр Елын ачуга багышланган экология дәресе булып узды. Аны ТР ның информатизация Министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.

Үзенең чыгышын ул табигать киңлекләрен һәм сулыкларны саклауны бик мөһим проблема икәненә басым ясады. БМО мәгълүматларына караганда планетадагы 900 млн. кеше корылыкларда яши. Ул җирләрдә табигать ресурслары кибеп, юкка чыга. 250 млн.га якын кеше зарарланган, авыруларга китерә торган су белән туклана. Сулыкларга 500 млрд тонна көнкүреш отходлары һәм нефть  агып төшә.

Бу күренешләргә каршы көрәш җәелдерергә өндәде ул халыкны. Безнең республикада 36 мең су объектлары бар, аларның һәрберсе яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ.

Боларның барысын да контрольдә тоту юлларын күрсәтте министр. Моның өчен экология һәм информатизация Министрлыкларының бердәм эше һәм җаваплылыгы кирәклеген азсызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International