”Хатын-кызга дан җырлыйбыз!” әдәби сәгате

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Хәзергне заман Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен уздыру алар арасындагы тигезлекне катгый сорамый, ә яз көне, хатын-кызның матурлыгы, аларның нәзәкатьлеге, күңел байлыгы, аларга карата игътибар һәм ихтирамны белдерә.

6 нчы мартта Үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны, районның картлар йорты һәм инвалидлар йорты вәкилләрен чакырып, “Хатын-кызга дан җырлыйбыз!” дигән әдәби кичә үткәрде.

Килгән кунаклар бәйрәмнең тарихы, үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтүче беренче хатын-кых космонавт Валентина Терешкова тормышы белән таныштылар.

Очрашуда мәхәббәт, матурлык, тойгылар, ярату турында йөрәккә үтеп керә торган шигырьләр укылды. Аларны Р.Троицкая, Ф.Алкин, Е.Ярцева бик яратып укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International